БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ: машинаны кышка әзерләү ❄ Әле кышка кермәдек, шулай да машина йөртүчеләргә “тимер ат”ын салкын чорга әзерләргә һәм багажникта кирәкле әйберләр җыелмасын тулыландырырга вакыт. 🔖 Нәрсәләр кирәк? 1. Тәрәзә пыяласын юдыру өчен туңмый торган сыеклык (канистрда запас булу хәерле). 2. Аккумулятор белән проблема килеп чыккан очрак өчен двигательне эшләтеп җибәрү җайланмасы (белгечләр, зурлыгы һәм сыйдырышлылыгына карамастан, сертификацияләнгән модельгә өстенлек бирергә киңәш итә). 3. Двигательне башка машина аккумуляторыннан эшләтеп җибәрү өчен чыбыклар тотарга кирәк. 4. Багажникта буксир тросы булырга тиеш (белгечләр дүрт-алты метр озынлыктагысын алырга, беркетүнең рөхсәт ителгән йөкләнешенә һәм машинаның конкрет моделе белән ярашуына игътибар итәргә киңәш итә). 5. Компактлы автомобиль көрәге. 6. Багажникта һәрвакыт аптечка, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе һәм яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. 7. «ЭРА-ГЛОНАСС» ашыгыч чакыру системасының төзеклеген тикшерергә кирәк (авария вакытында ул автомат рәвештә коткару хезмәтләренә һәлакәт һәм автомобиль координаталары турында мәгълүмат тапшыра). 8. Машинада запас тәгәрмәч яки докатка булсын. 📍МӨҺИМ: транспорт чарасына техник диагностика ясарга. 💪 Мондый әзерлек кышкы юлда күңелсез хәлләр булу ихтималын киметергә ярдәм итәчәк. #КышкаӘзерлек #Автомобиль #ТехникДиагностика #Көрәк